Мәрхәмәтлек айлыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән план нигезендә, Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә өлкәннәр өчен чара оештырылды һәм үткәрелде. Үзәкнең өлкән яшьтәге ял итүчеләре кулланучылар хокукларын яклау буенча чарада катнашты.
Өлкән кешеләр – намуссыз сатучылар һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр өчен иң якланмаган төркем кешеләр. Нәкъ менә алар еш кына мошенниклар корбаны булалар.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бүген хәтта өлкән яшьтәге кешеләр дә Интернет-киңлеккә кереләр, моңа өлкән буын кешеләре өчен компьютер грамоталылыгына өйрәтү курслары да ярдәм итә. Күпчелек кулланучылар интернетта мәгълүмат, медиа-ресурслар һәм яңа дуслар эзли, шулай ук үзләрен һәм акчаларын ничек сакларга белмәгән килеш интернет-кибетләрдә сатып алу һәм интернет аша төрле хезмәтләр буенча операцияләр башкаралар.
Чара барышында сораулар күп булды, өстәвенә, алар азык-төлек сатып алуга гына түгел, катлаулы көнкүреш техникасы, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә дә кагылдылар. Әгәр өске каттагы күршесе фатирны суга батырса нишләргә, әгәр дә мошенниклар су өчен кыйммәтле фильтрны көчләп таккан очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр. Барлык кызыксындырган сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Шулай ук кулланучыларга төрле мәгълүмат тупланган буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы координаталары булган визит карточкалары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.