Әлмәттә өлкәннәр көне

2020 елның 2 октябре, җомга

Өлкәннәр көне - ул үзенчәлекле көн - буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы. Үз тарихын белмәгән, өлкән буын турында кайгыртмаган җәмгыятьнең алга таба үсеш перспективалары юк. Безнең һәркайсыбызның изге бурычы - олы яшьтә булган кешеләрне ярату һәм игътибар белән әйләндереп алу.

Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнарның белгечләре «Өлкәннәр көне» уңаеннан үткәрелә торган күп санлы чараларда катнашты.

Безнең пенсионерлар - зирәклеккә һәм тормышка өйрәнү үрнәге булып торалар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эшләүче пенсионер Н.З. Мурзинаны бәйрәм белән котладылар, аңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыннан кадер-хөрмәт теләделәр.

Өлкән яшьтәге кешеләргә кайгырту, игътибар һәм аралашу бүләк итү бик гади, әмма шул ук вакытта бик мөһим. Ветераннарыбыз яшь буынга рәхмәтле булсын, аларның ярдәмен тоеп яшәсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International