Саба муниципаль районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә 2020 елның 8 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Комиссия эшендә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М. Р., Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Баһманов М. М., Башкарма комитетның икътисад бүлеге баш белгече Фәрхетдинова Г. А., Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Гатауллин Ф. К., «Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнарында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба филиалы баш табибы Исмагилов И. Ш., «Саба РҮХ»  ДАССОның баш табиб урынбасары Галләмов М. Б. катнаштылар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Шулай ук комиссия эшендә район авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре дә катнашты.

Комиссия утырышның көн тәртибе буенча мәсьәләләр каралды. Эш барышында 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәл торышын бәяләү индикаторлары җентекләп каралды.

Шулай ук район башкарма комитетының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эше, муниципаль берәмлек сайтында эш нәтиҗәләрен яктыртуны да кертеп, тикшерелде. Утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International