Алабугада Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елның 1 октябрендә шәһәр Мәдәният сараенда Өлкәннәр декадасына багышланган тантаналы чара узды. Пенсионерларга, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп бик күп җылы сүзләр әйтелде. Өлкән буынга Ватан хакына күпьеллык намуслы хезмәтлщре, зур җәмәгать эше, яшьләрне тәрбияләү һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерделәр.

«Алабуга Сөте» ААҖ, «Алабуга ит-консерв комбинаты»  АҖ продукцияләренең күргәзмә-презентациясе оештырылды.

Тантанага чакырылучыларның барысы да продукция белән танышу һәм җитештерүчеләр бәясеннән сатып алу гына түгел, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан кулланучылар базары һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлегенщ дә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International