Җиһазлар сатып алабыз: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне ничек дөрес кулланырга?

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Җиһазлар - кыйммәтле товар һәм көн саен түгел, ә озакка сатып алына. Җиһазлар сайлау җиңел түгел, монда иң мөһиме – ялгышмаска кирәк. Әмма һәрвакытта да җиңел генә башкарып чыга торган эш түгел. Кайсыбер очракларда, уңышсыз җиһаз сатып алынганда, намуссыз сатучыларга юлыкканда, озакка сузылган суд процесслары башлана, экспертизага акча түгелә, нервлар какшый. Әмма сатып алучы да, беренче чиратта сатучы да, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә үз хокукларын һәм бурычларын белсә, күңелсез хәлләрне булдырмаска мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Радужный» сәүдә үзәгендә махсус чара үткәрде. Җиһазларының төсе яки күләме буенча җитешсезлекләр ачыкланганда, кулланучы белән мәсьәләне ничек дөрес хәл итәргә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарда нинди үзгәрешләр булуы, җиһаз сатканда сатучыларның үз-үзләрен ни дәрәҗәдә дөрес тотуы, кулланучы белән мәсьәләне ничек уңай хәл итәргә кирәклеге һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды. Шулай ук җиһаз әзерләү һәм китерү буенча килешүләрнең вакытында үтәлмәве мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.

Кулланучылар белән эшне дөрес оештыру өчен, әлбәттә, иң беренче чиратта, тиешле законнарны һәм кагыйдәләрне белергә кирәк. Чарада катнашучылар игътибарына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, аңа соңгы өстәмәләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, товарга кирәкле озату документлары һәм мәгълүмат, шартнамәләр төзегәндә куела торган таләпләр турында җиткерелде.

Аралашу диалог рәвешендә узды, чөнки конкрет мисалларда борчыган мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк.

Җиһаз сатканда килеп чыккан хәлләр турында җыелучыларның көчле һәм эмоциональ фикер алышуы үткәрелгән чараның вакытында һәм файдалы булуын күрсәтә.

Барлык катнашучыларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде: «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмашуга һәм кире кайтаруга хокукы», «Җиһаз сатып алучы өчен белешмәлек», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары» һ.б. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кирәкле белешмәлекләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International