Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ШЭ Закирова Г. А. ның яңа ачылган кибетендә яңа эшли башлаган сатучылар өчен укыту семинары үткәрде. Семинар РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре пунктларын өйрәнүдән башланды. Товарларны сатуга әзерләү: атамаларны, сортларын, бәяләрне, төргәкнең торышын һәм маркировканың дөреслеген тикшерү зарурлыгы турындагы тәртипләр аңлатылды; товарның тышкы кыяфәтен карау, продуктларның яраклылык вакытын һәм шартларын үтәү, җиһазларның, инвентарьның һәм инструментның төзеклеген тикшерү, товар турында кирәкле мәгълүматның рус телендә булуы, дөрес рәсмиләштерелгән бәяләр булуы, товар күршелеген саклау һ.б. турында тәфсилләп аңлатылды. Укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары белән таныштыру дәвам итте. Чөнки бу объектта азык-төлек кенә түгел, көнкүреш химиясе, савыт-саба, хуҗалык товарлары да сатыла. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек товарлары сатып алуга бәйле рәвештә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр, претензияләрне карау сроклары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү тәртибе турында мәсьәләләр кузгатылды.