Фестивальдә катнашучылар дегустация үткәрделәр һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре белән таныштылар

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә, кояшлы ял көнендә, Горки-Әмәт урман паркы территориясендә «Гриль-фест» фестивале булып узды. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эш алып бару максаты белән, чарада эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин катнашты.

Барбекюга әзерләнгән ит, балык, яшелчә ризыкларын дегустацияләүдән тыш, кулланучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре белән таныштылар.

Чара барышында сатучы белән кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Бу - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен мондый төрдәге чараларда катнашу күптән инде күркәм традициягә әйләнде һәм үзенең әһәмиятен, кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International