Яңа Чишмәдә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында чаралар үткәрелде

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә авылында кулланучылар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар комплексы үткәрде.
Чаралар Яңа Чишмә авыл җирлеге Башкарма комитетында гражданнарны күчмә кабул итү, Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укулар, урта мәктәп укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес оештыру, өлкән яшьтәге кешеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция, «КФҮ» ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле, сәүдә комплексында дежурлык һәм шәхси эшмәкәр Закирова А. Х. чәчтарашханә хезмәткәрләре өчен семинар-укуларны үз эченә алды.
Гадәттәгечә, өлкәннәр декадасында территориаль орган хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар оештыралар, үз компетенциясе кысаларында төрле мәсьәләләр буенча әңгәмәләр уздыралар, консультацияләр бирәләр. Бу көнне пенсионерларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, игелек, нык сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, территориаль орган практикасыннан, шул исәптән суд практикасыннан иң кызыклы мисаллар китерелде. Танышу өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары, буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International