Әлки муниципаль районы кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлары өчен чаралар комплексы үткәрелде

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Халыкның хокукый грамоталыгын арттыру максатыннан һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы кулланучылары һәм хуҗалык итүче субъектлары өчен чаралар комплексы үткәрелде.

1 октябрьдә бөтен җирдә билгеләп үтелә торган өлкәннәр көне өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртергә тиеш. Чаралар Базарлы Матак авылы гражданнарын кабул итү, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар–укулар, «Алып Хан» сәүдә йортында дежур тору, КФҮтә кулланучылар өчен консультация өстәле, чәчтарашханәдә семинар-укулар, Түбән Әлки урта мәктәбе укучылары өчен куллану нигезләре буенча класстан тыш дәрес һәм пенсионерлар, инвалидлар өчен лекция-әңгәмә үткәрүне үз эченә алды.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны өйрәнү белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада һәм коррупциягә каршы тору турында законнар буенча сыйныфтан тыш дәресләрдә фикер алыштылар.

Чара барышында халык арасында хокукый аң-белемнәрен арттыру өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International