Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистайның Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция-әңгәмә оештырды.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.
Аннан соң, иркен шартларда, тормышта очрый торган төрле мәсьәләләрне карадылар. Сораулар сыйфатсыз товарлар һәм пластик тәрәзәләр урнаштыру, кредитка товарлар сатып алу, шулай ук интернет-кибетләрдән товарлар сатып алу өлкәләренә кагылды.
Әңгәмә бик җанлы һәм кызыклы килеп чыкты. Лекция барышында катнашучыларның барлык сорауларына да җаваплар бирелде.