Кулланучылар белемен арттыру, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларны дөрес куллану тәртибе буенча Хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марсель Шаһидуллин КФУның 3 нче курс студентлары белән дәрес үткәрде.
Дәрес кысаларында сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтүчедән алынган очракта, Законның статьясы яктыртылды. Әлеге тематика студентларны бик кызыксындырды, чөнки бу аларның профильле белем алу тематикасы һәм юнәлеше белән турыдан-туры бәйле.
Студентлар бу очракта кулланучының кем икәнлеге, кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаучы законнарга эләгәме, килеп туган хәлләрдән чыгу мөмкинлеге турында фикер алышкан тормыштагы хәлләр һәм мисаллар карап тикшерелде. Студентлар тәкъдим ителгән тема белән кызыксындылар, практик мәсьәләләр турында җанлы фикер алыштылар.
Семинар барышында студентларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы), «Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре» (19.01.1998 ел, №55), шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмы аңлатылды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге, аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Казан территориаль органының функцияләре турында мәгълүмат бирелде.
Әлеге чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, кулланучылар белемен арттыруда ярдәм иткән һәм хезмәттәшлек иткән өчен КФУ укытучысы Наталья Шәрәфетдинова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.