Сатучылар сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре белән таныштылар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Сатучыларны һәм эшкуарларны сәүдә кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча агарту максатыннан, Саба районындагы Юмагулова Н.И. һәм Сәмигуллина А.А. шәхси эшмәкәрләренең сәүдә объектларында Арча территориаль органы белгече тарафыннан белем бирү семинары үткәрелде.

Сатучылар азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарларны сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, төрелгән азык-төлек продукциясен маркировкалауга карата таләпләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив хокукый актлар нигезләмәләрен бозган очракта сатучының җаваплылыгы белән таныштылар.

Мондый чаралар үткәрү сатучыларны сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр һәм төзәтмәләр буенча грамоталы, җаваплы итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International