Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Нәүрүз» АХҖК сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде.
Чара барышында товарларны сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләренә, азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләренә, кулланучылар белән претензиягә һәм судка кадәр эшләү, суд тикшерүләрен булдырмау һәм профилактикалау, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, сатучының һәм башкаручының җаваплылыгына кагылышлы мәсьәләләр аңлатылды. Ваклап сату кибетләре өчен товарлар сату процессы дәвамында сатучылар тарафыннан үтәлергә тиешле таләпләр санап үтелде.
Барлык килеп туган сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында тулы җаваплар бирелде.