2020 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Татар Сарал авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Гражданнар белән очрашу барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Шәхси кабул итү барышында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы шулай ук әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар таратылды.