Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасының икенче этабын үткәрү сәбәпле, эссе язуга әзерлек кысаларында төрле мәктәп укучылары белән очрашты.
Бергәләп эссе һәм аларга куелган таләпләр турында фикер алыштылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормаларын, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын карадылар. Шулай ук кайбер мәсьәләләрне конкрет мисалларда да тикшерделәр.
Белгечләр килүгә укучылар алдан ук сораулар әзерләгәннәр. Укучылар үз сорауларына компетентлы җаваплар алдылар. Олимпиадада катнашучылар шулкадәр төрле, ләкин аларның максаты бер - җиңү!
Укучылар арасында хокукый аң-белемнәрне арттыру максатыннан чыгып үткәрелгән чаралар барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы номерлары таратылды.