Законсыз әйләнештән 13 пыяла шешә тартып алынды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан «1000 вак-төяк» бүлегендә үткәрелгән контроль чаралар барышында 100 мл лы флаконнарда этил спирты сату очрагына тап булды. Әлеге сәүдә объектында мондый хокук бозулар беренче тапкыр гына ачыкланмый. Әмма аның хуҗасы тиешле нәтиҗәләр ясарга ашыкмый. Сатучылар «фанфуриклар»ны тикшерүчеләр тапмасын өчен ничек кенә яшермиләр: бу юлы алар ике витрина киштәсе арасына куелган иде, анда тагын бер тар киштә яраклаштырылган. Законсыз әйләнештән 13 пыяла шешә тартып алынды. Ачыкланган закон бозу буенча административ тикшерү үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International