ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Халык контроле» системасында гражданнардан кергән гаризаны теркәгән хәбәрләр - бу, барыннан да элек, чаралар күрү мөһимлеге турында сигнал булып тора. Түбән Камалы шәһәр кибетләренең берсендә «фанфурик»лар сату турында «Халык контроле» Дәүләт системасында үз мөрәҗәгатен калдырган.

Тэги: фанфуриклар алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Химиклар ур., 44 йорт адресы буенча спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Гомуми күләме 10,55 л. булган ике төрдә – 56 флакон «Спирт-этиловый» һәм 50 флакон «Чиста альфа» тартып алынды. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.

Тэги: фанфуриклар

10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына торак йортның подвал биналарының берсендә алкоголь бәйлелектән җәфа чигүче затлар арасында популяр булган сыеклык салынган флакончиклар сатылуы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектны тикшерде – гомуми күләмдә 20 данә «фанфурик» шешәсенең 2 атамасын ачыклады һәм алар тартып алынды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.

Тэги: фанфуриклар

30
июль, 2021 ел
җомга

- Йорт подвалында «фанфуриклар» сатыла - «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына әнә шундый мөрәҗәгать килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Корабельная ур., 25 адресы буенча йөз биш шешә спирт тартып алды. Контроль чара барышында сатучы ярты сәгатькә якын оборона тота.

Тэги: фанфуриклар алкоголь продукциясен законсыз сату

16
июль, 2021 ел
җомга

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның күп санлы шикаятьләре нигезендә, шулай ук «фанфуриклар» дип аталган спиртны сату факты буенча «кайнар линия» телефонына кергән мөрәҗәгатьләр буенча, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контроль чара үткәрелде.

Тэги: фанфуриклар

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаять нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 7 июлендә үткәрелгән контроль чаралар барышында ТР, Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 41/03 йорт адресы буенча «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 5 флакон тартып алынды.

Тэги: фанфуриклар

9
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге белән берлектә Лениногорск шәһәрендә актив тормыш позициясе булган яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасына килгән  шикаятьләр нигезендә контроль чаралар үткәрде. 

Тэги: фанфуриклар

25
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән шикаятьләргә нигезләнеп, 2021 елның 18 июненнән 22 июненә кадәр үткәрелгән контроль чаралар барышында шәһәрнең берничә өлешендә: 52/12, 47/27, 45/02, 56/14 адреслары буенча урнашкан биналарда «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыеклык сатуның 4 очрагы ачыкланды.

Тэги: фанфуриклар

1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына Түбән Камада сыра сәүдә нокталарының берсендә 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны бозып алкогольле һәм спиртлы продукция сату башкарыла, дип хәбәр килде. 

Тэги: фанфуриклар

18
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең сәүдә объектларының берсендә «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Бу 100 миллилитр сыйдырышлы флаконнарда «фармацевтик антисептик эретмә» дип аталган дару чарасы, аның составына 95% этанол керә. Барлыгы 98 флакон тартып алынды.

Тэги: фанфуриклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International