Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән шикаятьләргә нигезләнеп, 2021 елның 18 июненнән 22 июненә кадәр үткәрелгән контроль чаралар барышында шәһәрнең берничә өлешендә: 52/12, 47/27, 45/02, 56/14 адреслары буенча урнашкан биналарда «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыеклык сатуның 4 очрагы ачыкланды. Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлешендә каралган. Административ материаллар карау өчен судка җибәрелде.