Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына торак йортның подвал биналарының берсендә алкоголь бәйлелектән җәфа чигүче затлар арасында популяр булган сыеклык салынган флакончиклар сатылуы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектны тикшерде – гомуми күләмдә 20 данә «фанфурик» шешәсенең 2 атамасын ачыклады һәм алар тартып алынды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.
Әлеге объектка инде беренче генә шикаять килми, әлеге факт буенча яңалыклар программасында да сюжетлар күп булды. Закон бозучы бер генә тапкыр административ җаваплылыкка тартылмаган. Сорау туа - хуҗа «фанфуриклар» сатудан кайчан баш тартачак соң?