«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның күп санлы шикаятьләре нигезендә, шулай ук «фанфуриклар» дип аталган спиртны сату факты буенча «кайнар линия» телефонына кергән мөрәҗәгатьләр буенча, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контроль чара үткәрелде.
Элмә тактасына «Элек кулланышта булган көнкүреш техникасын кабул итү пункты» дип язылса да, буш бинада иң үтемле товар «фанфуриклар». Әлеге адрес буенча спиртлы сыеклык сату факты расланды. Сатучы тыелган продукцияне сатып, үзенә үзенчәлекле өстәмә акча эшләргә булган. Барлыгы 22 флакон спиртлы сыекча тартып алынды. Әлеге факт буенча хәзер тикшерү үткәрелә, хокук бозучы территориаль органга РФ КоАП 14.16 ст.1 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.