Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Химиклар ур., 44 йорт адресы буенча спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Гомуми күләме 10,55 л. булган ике төрдә – 56 флакон «Спирт-этиловый» һәм 50 флакон «Чиста альфа» тартып алынды. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.
Шулай ук Федераль салым хезмәте идарәсенә гражданнарның законсыз эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында хат юлланачак. «Эшмәкәрлек эшчәнлеге» төшенчәсенә эләгүчеләрнең барысы да салым органында теркәлгәннән соң гына законлы эш алып бара ала. Югыйсә - салымнар түләүне исәпләмичә административ штраф, җинаять җаваплылыгы яный.