Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре йөз биш шешә спирт алган

2021 елның 30 июле, җомга

- Йорт подвалында «фанфуриклар» сатыла - «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына әнә шундый мөрәҗәгать килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Корабельная ур., 25 адресы буенча йөз биш шешә спирт тартып алды. Контроль чара барышында сатучы ярты сәгатькә якын оборона тота.

Әлеге объект ике атна элек кенә ачылган. Камерага хатын спиртлы сыеклыкны үз инициативам белән сатам, дип белдерә. Акча җитмәү, пенсиягә өстәмә керем - сатучыларның мондый аклануы гадәти күренешкә әверелде.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст. 2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр. Спиртлы сыеклык «Татэкспертцентр» ДБУ лабораториясенә тикшерүгә җибәреләчәк. Административ тикшерү бара.

Тикшерү чарасын үткәрү турында сюжетны монда карарга мөмкин:

https://ntr-24.ru/index.php?newsid=82687

https://tatarstan24.tv/news/novosti-tatarstana/v-nizhnekamske-v-podvale-torgovali-fanfurikami

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International