«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына Түбән Камада сыра сәүдә нокталарының берсендә 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны бозып алкогольле һәм спиртлы продукция сату башкарыла, дип хәбәр килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле сыеклык сату факты ачыкланды, бу исә РФ КоАП ның 14.6 ст.1 өлеше буенча беркетмә төзү өчен нигез булып тора. Законсыз әйләнештән 46 флакон «фанфурик» тартып алынды. Яр Чаллыдан килеп эшләүче сәүдә объекты хуҗабикәсе берничә тапкыр этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде.
«Фанфуриклар» сату нокталары белгечләрнең зур игътибар зонасында, ә аларның сәүдәгәрләре белән даими көрәш алып барыла.