«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаять нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 7 июлендә үткәрелгән контроль чаралар барышында ТР, Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 41/03 йорт адресы буенча «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 5 флакон тартып алынды.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлешендә каралган. Административ материаллар карау өчен судка җибәрелде.