Лениногорскида 100 данәдән артык фанфурик тартып алынды

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге белән берлектә Лениногорск шәһәрендә актив тормыш позициясе булган яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасына килгән  шикаятьләр нигезендә контроль чаралар үткәрде. Шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә халыкта «фанфурики» дип аталучы «икеләтә билгеләнештәге»спиртлы сыекча сату факты ачыкланды һәм моңа чик куелды. Барлыгы 100 данәдән артык шешә тартып алынды. Административ тикшерү бара. Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлешендә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International