Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең сәүдә объектларының берсендә «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Бу 100 миллилитр сыйдырышлы флаконнарда «фармацевтик антисептик эретмә» дип аталган дару чарасы, аның составына 95% этанол керә. Барлыгы 98 флакон тартып алынды.
Әлеге препарат дару чаралары реестрына кертелгән һәм бары тик тышкы яктан куллану өчен генә билгеләнгән, әмма, кызганычка каршы, кайбер затлар аны азык-төлек максатларында кулланалар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 22.04.2014 ел, № 183н боерыгы белән әлеге препарат көчле тәэсир итүче һәм агулы матдәләр исемлегенә кертелде, чөнки анда органик агулар һәм ул кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен үлем куркынычы тудыра.
Бу продукцияне законсыз сату өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында кодекста билгеләнгән, шәхси эшмәкәрләргә санкция - продукцияне конфискацияләү белән 500 мең сумнан, ә юридик затларга - 1 млн сумнан башлап административ җаваплылыкны күздә тота.
Тулырак мәгълүмат: https://almetievsk-ru.ru/news/goryachie-novosti/smertelno-opasnyy-antiseptik-izyali-v-almetevske