Кукмара муниципаль районында чара узды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

2020 елның 9 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Роспотребнадзор»ның Кукмара муниципаль районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.

Белгечләр үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Тыңлаучыларга «Халык контроле» системасы турында мәгълүмат җиткерелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезлщре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган аерым төр товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә багышланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр һәм эшләр күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, кулланучыларга әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер булган Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International