Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина, район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Миргасим Кәримов белән берлектә, Азнакай районы өчен традицион булган «Әбиләр чуагы» һәм өлкәннәр декадасын берләштергән чарада катнашты. Бу көнне авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары бәйрәмгә яшелчә, җиләк-җимеш, камыр ризыклары, көзге табигать бүләкләреннән эшләнмәләр әзерләгән иде. Һәр өстәл мул композицияләрдән сыгылып тора иде, һәр җирдә самоварлар кайнап торды. Иң креатив бизәлешле дип Урманай, Әгерҗе, Сәпәй авыл мәдәният йортлары күргәзмәләре танылды. Үзешчән сәнгать осталары азнакайлыларны җыр-бию белән сөендерделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече бәйрәм кунаклары өчен мәгълүмати материал тарату һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр бирү буенча түгәрәк өстәл оештырды.