Чистай территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча чираттагы дәрес узды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре өчен хезмәт әзерлеге буенча тематик план нигезендә «Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән хезмәттәшлек. Бурычларны мәҗбүри түләттерү чаралары» дигән темага укулар узды.

Дәрестә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафларны түләттерү буенча эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре, шулай ук ике ведомствоның үзара хезмәттәшлеген үстерүнең концептуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Дәрес бу юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International