Суыткыч сатып алабыз: сатучыдан сатып алучы нәрсә таләп итә ала?

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Суыткыч сатып алуга күпчелек кулланучылар җитди карый, чөнки ул кыйммәтле товар. Сатып алучы бу техника озак вакыт хезмәт итәр дип өметләнә. Әмма, эксплуатация барышында суыткычның шау-шуы, туңдырмавы, кайнарлануы ачыкланырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә кулланучы товарны кибеткә кире кайтару турында карар кабул итә. Сатып алучы сатучыдан нәрсәләр таләп итә ала соң?

Сатучыга товарны кире кайтару кагыйдәләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы (алга таба - Закон) белән регламентлана.

РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карарының 11 пункты нигезендә, суыткыч техник яктан катлаулы көнкүреш товары булып тора, шуңа күрә сыйфатлы товарны, сәбәпләрен аңлатмыйча гына, кире кайтарып булмый. Шулай ук ул РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган техник яктан катлаулы эшләнмәләр исемлегенә кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә суыткыч җиһазларын кире кайтаруның махсус кагыйдәләре бар. Сатып алучы 15 көн дәвамында дефектлар ачыкланган очракта кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм товарны алыштыруны, ә аналоглары булмаган очракта – түләнгән акчаны кире кайтаруны сорарга хокуклы.

Күрсәтелгән срок чыкканнан соң законның 18 статьясы буенча әлеге таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

- товарның җитешсезлеген ачыклау;

- товарның җитешсезлекләрен бетерүнең законда билгеләнгән срокларын бозу;

- һәр гарантия срогы дәвамында товарның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, 30 көннән артык куллану мөмкинлеге булмау.

Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк: техникага билгеләнгән гарантия срогы дәвамында кулланучы товарда җитешсезлекләрне бушлай бетерү турында таләп куярга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International