Хокук бозучылар турында материаллар Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 2020 елның 23 сентябрендә һәм 8 октябрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очракларын ачыклады. Азнакай районының Тымытык авылында һәм Югары Стәрле авылында урнашкан ике кибеттә уннан артык атамадагы сыраны озату документларыннан башка гына ваклап сату фактлары ачыкланды. Законсыз сатыла торган барлык 45,28 литр күләмендә продукция хуҗасыннан алынды.

Хәзерге вакытта материаллар, РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлеше буенча, шәхси эшмәкәрләрне административ җаваплылыкка тарту өчен, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International