Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгарылачак

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

2020 елның 19 һәм 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 ел, №1027 «этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру турында»гы карары һәм продукцияне юк итү зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә, «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә, стандартларның мәҗбүри таләпләренә җавап бирми торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешеннән тартып алынган этил спирты юкка чыгару өчен тапшырылды. Барлыгы 2883,32 литр күләмендә алкогольле продукция юкка чыгарылачак, шуларның 149,3 литры -спиртлы продукция һәм 2734,02 литры - алкогольле продукция, шул исәптән, сыра һәм сыра эчемлекләре.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне юк итү Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International