Савыт-саба - бик кыйммәтле һәм кирәкле сатып алу. Әмма, эшләнмәләрнең нечкәлеге, савыт-саба эшләнгән материаллар яки җыйнак булмаган сатучылар сатып алу шатлыгын бозарга мөмкин. Нәтиҗәдә, сатып алучы алынган товарны кибеткә кире китерергә мәҗбүр була. Сервизлар, кухня тупланмалары, башка кирәк яракларның кыйммәтлеген истә тотып, кулланучы товарны кире кайтарганда түләнгән акчаны тулысынча кайтаруга исәп тота.
Кайсыбер очракларда сатып алынган товарлар кухня интерьерына туры килмәскә дә мөмкин. Билгеле инде, сатып алучы аны кире кайтарырга яки алмаштытырга тели, ләкин сатучы товарны кире алудан баш тарта. Сәбәбе – товар ясалган материал белән бәйле. РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган «Кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге» бар.
Әлеге исемлекнең 6 пунктында «тулысынча яки өлешчә полимер материаллардан әзерләнгән һәм азык-төлек продуктлары (азык продуктларын саклау һәм күчереп йөртү өчен булган савыт-саба һәм төргәкләү материаллары (шул исәптән бер тапкыр куллану өчен) белән бәйле әйберләр» күрсәтелгән. Ягъни, тиешле сыйфатлы савыт-саба әлеге исемлекнең 6 пункты характеристикасына туры килә икән, мондый савыт-сабаны кире кайтарып булмый, бу таләпне үтәүдән закон буенча баш тарталар. Мисал өчен, полимерлар - ул пластик һәм әгәр дә кәстрүлдәге тоткычлар пластик һәм ул кимчелексез икән, аны кире кайтарып булмый, шул ук хәл пластмасс тоткалы һәм башка савыт-саба яки табаларга да кагыла.
Бөтен булган пыяла, керамик һәм металлдан эшләнгән савыт-сабаны тиешле сыйфатлы булган очракта алыштырырга һәм кире кайтарырга мөмкин.
Әгәр сезнең савыт-саба башка материаллардан эшләнгән булса, аны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 25 статьясы нигезендә кире кайтарырга мөмкин.
Кулланучы, сатып алу көнен исәпләмичә, ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштырырга хокуклы.
Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны тиешенчә алмаштыру, күрсәтелгән товар кулланылышта булмаган очракта, аның товар төрелеше, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда, шулай ук товар чегы яки касса чегы, яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булганда мөмкин. Кулланучының товар чегы яки касса чегы, яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документы булмавы, аның шаһит күрсәтмәләренә нигезләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итми.