21 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Ачык ишекләр» көнендә «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегендә булдылар. «Ачык ишекләр»нең максаты - эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү, чөнки мәҗбүри таләпләрне белү – хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул.
Аерым алганда, шәхси эшмәкәрләр өчен, беренче чиратта, хуҗалык итүче субъектлар объектларында шәхси саклану чараларын мәҗбүри файдалану, кулланучылар өчен мәгълүмат стендларын дөрес итеп рәсмиләштерү, шикаять һәм тәкъдимнәр китаплары, товар бәяләре, товар-озату документлары һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Контроль-күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре товарларның билгеле бер төркемнәренең яраклылык вакыты, товарларда яраклылык, маркировкалау турында декларацияләр, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау һәм техник җайга салу турында законнарда каралган барлык мәгълүмат булу-булмауны җентекләп тикшереп тору кирәклеге турында искәрттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре коррупциячел факторларны тармак буенча тикшерү үткәрү максатларында барлык катнашучыларга ведомство сайтында аноним анкета тутыру мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр. Моннан тыш, мәгълүмати буклетлар тапшырылды.