2020 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 155 чара үткәрде, аларның 122се Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 1529 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Октябрь аенда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Әлмәт шәһәрендә яшәүчедән Әлмәт районының торак пунктларының берсенә алкогольле продукция сатып йөрүче машина турында хәбәр итте. Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге торак пунктка барып, мөрәҗәгатьтә чагылдырылган фактның дөреслеккә туры килүен раслады, чара барышында 25 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.
Моннан тыш, эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, район гражданины тарафыннан 5 литрлы савытларда «Этил спирты» этикеткасы язылган спиртлы продукция ташу фактын ачыклады, аннан 8 канистрда, барлыгы 40 литр сыеклык тартып алынды. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эшчәнлеге хуҗалык итүче субъектлар белән дә, гражданнар белән дә хезмәттәшлек итү өчен мөмкин кадәр ачык. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату базарында закон бозуларның шактый өлеше «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә генә ачыклана һәм хокук бозуга чик куела. Гражданнар игътибарына, бу юнәлештә матди ярдәм күрсәтү системасы эшли: «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган һәм расланган гаризалар өчен мөрәҗәгать итүчеләр 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр матди бүләк ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2020 елның тугыз аенда башкарылган эше турында «Әлмәт хәбәрләре» мәгълүмати программасында «Татарстан 24» телеканалы өчен бүлек начальнигы Наталья Васенькина чыгыш ясады. http://almetievsk-ru.ru/