Кайбыч районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 23 октябре, җомга

Ведомствоара комиссиянең системалы эше, муниципаль берәмлекнең алкоголь базары торышына төрле яктан анализ ясау нәтиҗәсендә, көчле һәм йомшак якларны ачыкларга, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, хакимият органнары эшендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм, алга таба, тулаем алганда, алкоголь базарын тотрыклыландыруга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

2020 елның 23 октябрендә Кайбыч районында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров рәислегендә видеоконференция режимында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм ачыклау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Яшел Үзән территориаль органы кураторы Татьяна Хәбибуллина, территориаль орган начальнигы вазифаларын башкаручы Рифат Сөнгатуллин һәм территориаль органның әйдәп баручы  белгече Екатерина Емельянова катнашты.

Комиссия эшендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина, район эчке эшләр бүлеге вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Екатерина Емельянова районның алкоголь базары торышы турында сөйләде. Полиция эше турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге вәкиле хәбәр итте.

Утырышта шулай ук республикада җитештерелгән продукция, шул исәптән авыл җирлекләре киселешендә, тиешле лицензияләре булган сәүдә объектлары саны мәсьәләләре дә каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе алкогольле продукцияне ваклап сату базарындагы хәлне бәяләү күрсәткечләрен яхшырту, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау һәм лицензияле сәүдә объектларының санын арттыруга юнәлдерелгән эшне активлаштыру буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International