Җәмәгатьчелек фикере аерылды

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Ит ризыклары базары иң зур азык-төлек базарларыннан берсе булып тора. Аның үзенә генә хас тотрыклы традицияләре бар, һәм ул башка азык-төлек базарларына җитди йогынты ясый.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы сосиска һәм сардельканың ниндиләренә өстенлек бирүләрен ачыклау йөзеннән халык арасында анкета үткәрде. Чарада Чаллы территориаль органы буенча 589 кеше катнашты.
Респондентларның 66 процентының җирле продукциягә өстенлек бирүләре (чит төбәкләрдән китерелгәннәренә  караганда сыйфатлырак, тәмлерәк дип саныйлар), 29 процентының Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән кертелгән ит ризыкларын яратыбрак ашаулары, 5 процентының гомумән дә сосиска-сарделькаларны кулланмавы  ачыкланды.
Чарада катнашкан кешеләр сарделька һәм сосискалар сайлап алуда түбәндәгеләргә әһәмият бирүләрен билгеләп үтте: сәүдә маркасының танылган булуына (43,3 проценты), тәменә (11,3 проценты), тышкы “кыяфәтенә” (3,8 проценты), составының натураль булуына (30 проценты), биясенең очсызлыгына (35 проценты). Сорашып белешүдә катнашучыларның күпчелеге җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә ышанычларының күбрәк булуын искәртте, чөнки аларда төрледән-төрле өстәмәләр, шул исәптән соя күләме азрак, консервантларсыз, составы дөрес күрсәтелгән, бәясе кулайрак, тәмлерәк. Сүзебезне йомгаклап, шуны билгеләп үтәсе килә: сорашып белешүдә катнашкан кулланучыларның күпчелеге җирле җитештерүчеләребез продукциясен өстенрәк күрә. Чаллы территориаль органы буенча сосиска һәм сарделькалар ассортиментына анализ ясап, шуны искәртергә кирәк: җирле җитештерүчеләр ХЭ А.А. Мотыйгуллин, “Чаллы ите” ҖЧҖ, “Чаллы бройлеры” ҖЧҖ продукциясе сатуда күбрәк урын алып тора. Әйтергә кирәк, хосусый эшмәкәрләрнең дә үзләренең продукциясен, башка җитештерүчеләр белән беррәттән, зур кибетләр челтәрләренә кую мөмкинлеге бар.
Продукция составына ясалган анализдан күренгәнчә, читтән кертелгән продукциядә соя, консервантлар күбрәк. Җирле продукциянеке исә натураль составка якынрак. Иң популяр сосискалар арасыннан “Молочные” (алар барлык ит комбинатларының ассортиментында бар) сосискаларын билгеләп үтәргә кирәк. Җитештерүчеләрдә әлеге продуктның бәясе 92 дән 250 сумга кадәр ( бер килограммы) тирбәлә. Иң очсыз сосискаларны – “Чаллы бройлеры” ҖЧҖ, ә иң кыйммәтләрен – ХЭ А.А.Мотыйгуллин җитештерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International