Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 25 еллыгына балалар рәсемнәре күргәзмәсе әзерләнде

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Казан территориаль органы хезмәткәрләренең балалары бу истәлекле көнне – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 25 ел тулуны читләтеп үтә алмады. Шул уңайдан балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов: «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Кулланучылар хокукларын яклау буенча «Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты структурасында Алкогольле продукциягә дәүләт монополиясен тәэмин итү инспекциясе төзү турында» 1995 елның 3 ноябрендәге 810 номерлы карары безнең эшчәнлегебезне башлау ноктасы дип саналуын белдерде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе түбәндәге төп функцияләрне башкара:

- алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү;

- Татарстан Республикасы предприятиеләре җитештерә торган яки Татарстан Республикасы территориясенә кертелә торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм (яки) әйләнешенең сыйфатына, куркынычсызлыгына һәм легальлегенә контроль алып бару;

- юридик затлар, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуга дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, белешмәләрне, декларацияләрне, башка документларны үз вакытында һәм дөрес итеп тапшыруларын контрольдә тотуны тәэмин итү;

- кулланучылар хокукларын яклау буенча претензия эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру;

- республиканың эчке базарында халык куллану товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг ясау;

- массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру барышын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кертелгән башка мәсьәләләрне даими яктыртуны тәэмин итү» дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International