Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты структурасында Алкогольле продукциягә дәүләт монополиясен тәэмин итү буенча инспекция төзү турында»гы 810нчы карары безнең эшчәнлегебезне башлап җибәрү ноктасы булып тора.
Узган еллардагы күп кенә вакыйгалар инде тарихка кереп калды. «Алкогольле башбаштаклык»ка каршы көрәштә республика җитәкчелеге тарафыннан алкоголь тармагын саклау эшендә хәлиткеч дип атарга мөмкин булган карарлар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге карарларны гамәлгә ашыру өчен күп көч куйды. Ул еллардагы вакыйгалар әйләнешендә алкоголь базарын дәүләти җайга салу системасы төзелә. Әлбәттә, республика җитәкчелеге ярдәменнән, хокук саклау һәм контрольлек итүче структуралар ярдәменнән башка куелган бурычларны хәл итү мөмкин түгел иде.
Татарстан Республикасының алкоголь базарын җайга салу системасын Россия Федерациясенең башка төбәкләре дә үрнәк итеп алды. Республикада узган 25 елда тормышка ашырылган күп кенә идеяләр һәм эшләнмәләр федераль дәрәҗәдә кабул ителгән һәм бүген дә уңышлы кулланыла.
Инспекция алдына куелган бурычлар шактый киңәйде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкоголь базары белән генә түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән дә шөгыльләнүе һәркем өчен гадәти күренешкә әверелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре - югары дәрәҗәдәге профессионаллар, инспекция коллективы - компетентлы һәм максатчан белгечләрнең уникаль командасының үрнәге.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 25 ел тулу уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ. Әхмәтханов.