Бөгелмә муниципаль районында яшәүчеләрне видео-кабул итү

2013 елның 12 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләре тарафыннан үткәрелеп килә торган халыкны видео-кабул итүләр традициягә әйләнде инде. Гражданнарның проблемаларын тиз генә белеп алу һәм алар буенча тиешле чаралар күрү максатыннан чыгып, 2013 елның 12 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов Бөгелмә районында яшәүчеләргә видео-кабул итү уздырды. Кабул итү барышында халыкның күп кенә проблемалары, шул исәптән торак-коммуналь проблемалары да каралды. Р.А.Арсланов кабул итүдә катнашкан барча кешегә тиешле тәкъдимнәр җиткерде, проблемаларны хәл кылу юлларын аңлатты.
1. Милентьева Татьяна Александровна, Бөгелмә ш., Рудаков ур., 26.
Сорау: Биш катлы йортның бишенче катында яшим. Бу көннәрдә җылы булды бит. Кар эри башлаганлыктан, түбәдән фатирга су ага. Бу хәлдән котылу өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтенең авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать иттем. Мөрәҗәгать итүемнән соң өч көн узды инде, ә түбәне килеп караучы да юк. Күздә тотылмаган ремонт эшләрен башкаруның нинди дә булса чик сроклары бармы икән?
Арсланов Р.А.: Торак йортларның аерым өлешләренә һәм аларның җайланмаларына планнан тыш агымдагы ремонт эшләре башкаруның чик сроклары бар, әлбәттә. Сезнең очракта ремонт эшләре башкаруның чик срогы бер тәүлек тәшкил итә. Бу срок 27.09.2003 ел, №170 РФ “Госстрой” карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларында күрсәтелгән.
2. Мифтахова Әлфия Мөнир кызы, Бөгелмә ш., Ленин ур., 5-114
Сорау: Лицензия бирүдән баш тартуга нинди нигезләр каралган?
Арсланов Р.А.: Закон нигезендә баш тартуга түбәндәге нигезләр күздә тотылган:
– Оешманың үз документларда дөрес булмаган яки ялган мәгълүмат тапшыруы;
– оешманың салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законын бозган өчен салымнар, җыемнар, пенялар һәм штрафлар түләү буенча бурычлы булуы һәм бу бурычның лицензияләүче орган запросы буенча гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләреннән, шул исәптән Интернет челтәреннән файдалану нигезендә алынган, электрон документ рәвешендәге салым органы белешмәсе белән раслануы;
– оешманың һәм (яки) аның сәүдә объектларының Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сатуны хәл итү өчен билгеләнгән таләпләргә туры килмәве;
– билгеләнгән күләмдә дәүләт пошлинасы түләмәү;
– кирәкле документларның кайберләрен тапшырмау.
3. Казакова Наталья Сергеевна, Бөгелмә ш., Фрунзе ур., 3–8
Сорау: Без – эшмәкәрләрне төрле контрольлек органнары еш тикшерә. Эштә кулланыла торган планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә нигезләрне атап үтсәгезче?
Арсланов Р.А.: Планнан тыш тикшерүгә нигез булып түбәндәгеләр саналырга мөмкин:
1)  ачыкланган бозуны юкка чыгару турында бирелгән күрсәтмәнең юридик зат, хосусый эшмәкәр тарафыннан үтәү срогы чыгу;
2) гражданнардан, шул исәптән хосусый эшмәкәрләрдән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар керү, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүматлар алыну;
3) прокуратура органнарына алынган материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында планнан тыш тикшерү үткәрү турында прокурор таләбе;
Түбәндәге факт буенча:
теге яки бу кешенең гомеренә куркыныч янау факты буенча алынган мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар нигезендә юридик затларны, хосусый эшмәкәрләрне планнан тыш тикшерүләр фәкать прокуратура органнары белән килештерелгәннән соң гына үткәрелә. Мондый очракларда юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә тикшерү үткәреләсе турында хәбәр ителми.
Кулланучылар хокукларын бозу фактлары буенча алынган мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар (хокуклары санга сугылмаган гражданнар мөрәҗәгать иткән очракта) нигезендә юридик затларны, хосусый эшмәкәрләрне планнан тыш тикшерүләр прокуратура органнары белән килештерелми. Мондый очракларда да юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә тикшерү үткәреләсе турында хәбәр ителми.
Ачыкланган бозуны юкка чыгару турында бирелгән күрсәтмәнең үтәлешенә контрольлек итү буенча юридик затларны, хосусый эшмәкәрләрне планнан тыш тикшерүләр дә прокуратура органнары белән килештерелми. Мондый очракларда юридик затка яки хосусый эшмәкәргә тикшерү башланырга кимендә егерме дүрт сәгать алдан теге яки бу ысул белән җиткерелә.
Планнан тыш тикшерү үткәрү турында прокурор таләбе буенча уздырылырга тиешле планнан тыш тикшерүләр хакында юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә тикшерү башланырга кимендә егерме дүрт сәгать алдан теге яки бу ысул белән җиткерелә.
4. Алехина Антонина Степановна, Бөгелмә ш., Казан ур., 71
Сорау: Телевизордан, Казахстан коньягы зарарлы, дип ишеттем. Ул нигә зарарлы, һәм зарарлы әйберне ник саталар?
Арсланов Р.А.: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре продукциянең легаль булмаган әйләнешен, тәгаенләп әйткәндә, Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньякларның – “Хан Шатыр”, “Казахстан”, “Марсель”, “Александр”, “ZERO”, “SOBRANIE”, “Сладица” дигән атамалардагы, очсызлыгы белән халыкның игътибарын җәлеп иткән продукциянең (аракы: 80-100 сум, коньяк – 200 сумга кадәр) легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклады. Мондый продукция Татарстанга легаль булмаган юл белән, кечкенә партияләр белән, федераль трассаларны читләтеп, урау юллардан “Газель” кебек машиналарга төяп кертелә һәм машинадан, таксистлар, юл янындагы вак-төяк җәмәгать туклануы объектлары аша, яшереп-посырып кына сәүдә челтәре аша сатыла. Әлеге продукциядә партиянең теркәү номеры күрсәтелгән стикерлар, шулай ук товар-транспорт накладнойлары юк. Продукциянең Татарстан Республикасы территориясенә кертелгәндә сыйфат һәм легальлеккә тикшерү узмавын күрсәтә бу. Эксперт тикшерүләре үткәрү барышында әлеге аракылар һәм коньякларның: физик-химик күрсәткечләре – югары спиртларның тупланышы, уртача эфирларның тупланышы буенча ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Коньякта триацетин кушылмаларының (коньяк һәм коньяк спиртлары өчен хас булмаган матдә), шулай ук фуран альдегиды – фурфурол матдәсенең ( яңа пешеп чыккан арыш икмәге яки миндаль исе килеп торган сыекча) булуы билгеләнде. Фурфурол – бик очсызлы продукт. Аны гидролиз ысулы белән, тәгаенләп әйткәндә, төрле авыл хуҗалыгы калдыкларын (көнбагыш, салам сабакларын, көрпәне), күкерт кислотасы белән кайнату нигезендә, шулай ук агачтан, кәгазь производствосы калдыкларыннан алалар. Ул төрле производстволарда: ясалма сумала әзерләү өчен, агачны черүдән саклау өчен, нитроцеллюлозаны эретү өчен, нефть химиясе производстволарында синтетик резина, дивинил, җилем, пыяла җепселләр, самолетларның кайбер детальләрен һәм автомобиль тормозларын җитештерүдә эреткеч буларак кулланыла. Әлеге коньякның органолептик күрсәткечләре дә тиешле таләпләргә туры килми: исе – спиртныкына тартым, татлы тәме бар. Коньяк тәме юк. Ягъни шешәләргә су-спирт эремәсе (буяулар, ароматизаторлар кушып) тутырылган дигән сүз. Өстәвенә әлеге су-спирт эремәсендә спирт виноградныкы түгел, ә ашлыкныкы. Бу суррогатта коньякның исе дә юк. Тик “булдыклы” “хәмерчеләрнең” моңа исләре дә китми: акча артыннан куып, гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлегенә зыянны салыпмы-сала.
5. Закирова Миңнур Вәгыйз кызы, Бөгелмә ш., Гафиятуллин ур., 19-47
Сорау: Инглиз теле курсы өчен акча түләдем, миңа, инициалларымны, түләнелгән сумманы һәм нәрсә өчен түләнелгәнлеген күрсәтеп, түләгәнлеккә мөһерле квитация бирделәр. Әмма укытучы дәресләргә берничә тапкыр килмәде (дөрес, бу хакта мине алдан ук үзәкнең офис-менеджеры кисәтте). Мин, вакытны сузарга теләмичә, укытучының кайчан пәйда булуын көтмәскә карар иттем һәм башка үзәктә укый башладым. Әмма алдан түләп куйган акчамны кире алырга булдым. Бу хакта үзәкнең офис-менеджерына белдергәч, ул кире кайтарып бирергә акчаның юклыгын әйтте. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Бүген дә шулай диделәр һәм тагын бераз көтәргә куштылар. Инде хәзер миңа нишләргә? Үзәк белән килешү төземәдем бит мин, квитанциям генә бар. Акчамны ничек кире алырга?
Арсланов Р.А.: Эш башкаручыга факттагы чыгымнары өчен түләгән очракта (үткәрелгән дәресләр бәясенә пропорциональ рәвештә), килешүдән (ә ул – бар, квитанциягез шуны раслый) теләсә кайсы вакытта баш тарта аласыз. Сезгә гариза (дәгъва, ягъни претензия) язып, анда килеп туган хәлләрне бәян итәргә һәм акчагызны кире кайтаруларын сорарга кирәк. Дәгъваның бер нөсхәсе эш башкаручыда кала, икенчесе – башкаручының дәгъваны кабул итүе турында билге белән – үзегездә. Эш башкаручы дәгъваны шәхсән үзе кабул итүдән баш тартса, дәгъваны заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә тәкъдим итәбез. Таләпләрегез болай гына канәгатьләндерелмәсә, Сезнең үз хокукларыгыз һәм мәнфәгатьләрегезне суд тәртибендә яклауга хокукыгыз бар.
Дәгъва гаризасы (исковое заявление) язуга ярдәм итүләрен һәм РФ Гражданлык- процессуаль кодексның 131 статьясы нормаларын аңлатуларын сорап, Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
6. Попова Екатерина Анатольевна, Бөгелмә ш., Алиш ур., 21-6
Сорау:  Кызым бассейнга дәресләргә йөри, белешмә алу өчен район поликлиникасына мөрәҗәгать иттек, безне анализ тапшырырга җибәрделәр. Юллама биргәндә, табиб анализның түләүле икәнен әйтмәде. Лаборатория кабинеты янында да бу хакта бернинди дә мәгълүмат юк. Күпме түләргә икәнлеген кассирдан гына белдем (бер анализ өчен 65 сум). Мин түләгән акчамны кире кайтара аламмы?
Арсланов Р.А. Түләүле хезмәт турында мәгълүмат тапшырылмаган өчен Сез түләгән суммагызны каплаулары турында поликлиникага язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Таләпләрегез болай гына канәгатьләндерелмәсә, Сезнең үз хокукларыгыз һәм мәнфәгатьләрегезне суд тәртибендә яклауга хокукыгыз бар. Дәгъва гаризасы (исковое заявление) язуга ярдәм итүләрен һәм РФ Гражданлык- процессуаль кодексның 131 статьясы нормаларын аңлатуларын сорап, Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Моннан тыш әлеге мәсьәләне хәл итү өчен үзегезгә медицина полисы биргән иминиятләштерү компаниясенә дә язмача мөрәҗәгать итә аласыз.
7. Хәйруллина Гүзәл Фәһил кызы, Бөгелмә ш., Җәлил ур., 27-12
Сорау: Мисырга тур броньлаган идем, тик өемә кайтып барганда, 15 минуттан соң ук, кунакханәләрнең башкаларын да барлау йөзеннән, туристлык агентлыгына шалтыратып, броньны алуларын сорадым. Телефоннан мине тиргәделәр һәм броньны алудан баш тартуларын әйттеләр. Тур өчен түләргә туры килде, тик ялым ял булмады. Аңлатыгызчы, броньны алырга була идеме?
Арсланов Р.А. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 32 статьясы нигезендә, билгеле бер килешү буенча бурычларны үтәүгә бәйле рәвештә факттагы чыгымнар өчен түләнелгән очракта, кулланучы теләсә кайсы вакытта килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы була. Шуңа күрә Сезгә агентлыкка язмача мөрәҗәгать итәргә һәм килешүне үтәүдән баш тартуыгыз турында белдерергә кирәк иде.
8. Галимова Альбина Марс кызы, Бөгелмә ш., Вахитов ур., 2-21
Сорау: Терминал аша интернет хезмәтләре күрсәтүгә акча күчерү турында сорау бирәсем килә. Интернет өчен акчаны терминал аша 2013 елның 7 февралендә түләгән идем. Счетка акча 6 көннән соң – 2013 елның 12 февралендә генә килде. Түләү күләме – 900 сум! Миңа турыдан-туры зыян ясалды дигән сүз, чөнки Интернет – лимитсыз, Интернетка түләнелмәгән көннәр өчен дә акча барыбер алып калына. Әнә шундый мәнсез компанияләр түләүләрне  кайчан тоткарламый башлар, кайчан үзләренең техник проблемаларын хәл итәр икән? Акчамның бер өлешен кире кайтарып булмасмы икән?
Арсланов Р.А.: Терминалда яки компания сайтында хезмәт күрсәтү сроклары турында мәгълүмат бармы? Бар икән һәм срок бозылган икән – Сез үзегезгә китерелгән зыянны каплауларын дәгъвалый аласыз. Шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законда шундый норма бар (37 статьяда –  эш башкаручы  (сезнең очракта – провайдер) алдында кулланучының хезмәт күрсәтүгә түләү буенча бурычы акчаны эш башкаручы кассасына, яки кредит оешмасына, яисә кредит оешмасы булып тормаучы, әмма күрсәтелгән хезмәтләргә түләүне кабул итүгә хокуклы  коммерция оешмасына түләүгә үк үтәлгән булып санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International