Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Уңыш» ТК ҖЧҖ территориясендә (Казан ш., Вересаев ур., 1А йорты) кизү тору үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Аларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.
Дежур тору программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы;
2. Кулланучыларга товарлар сату (хезмәтләр күрсәтү) ;
3. Үрнәкләрбуенча товарлар (хезмәтләр) сатуның дистанцион ысулы;
4. РФ Хөкүмәте карарлары:
* Кулланучыга ремонт яисә алыштыру чорында аңа шундый ук товарны түләүсез бирү турында таләпләр кагылмый торган товарлар исемлеге;
• Товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучыларның аларны алмаштыру таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;
* Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча барлыгы 7 кулланучы һәм 2 хуҗалык итүче субъект вәкиле консультация алды.
Әлеге чара Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында оештырылды, ул быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.