«Анчар» ҖЧҖ базарында чара үткәрделәр

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Казан шәһәре, Пионерская ур., 9а адресы буенча урнашкан «Анчар» ҖЧҖ базары территориясендә кизү тору үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

• кулланучыга шәхси эшмәкәр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү;

* килешүне рәсмиләштерү (квитанцияләр);

* товарга түләү тәртибе; товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

* сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм претензияләрне карау сроклары турында фикер алыштылар.

Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International