Чара «Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында оештырылды, ул быел 9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына товарлар һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында актуаль мәгълүмат җиткерелде.
Катнашучылар Россия Федерациясе Гражданнар кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 01.12.2009 ел, №1982 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының һәм «Ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормаларының төп нигезләмәләре, «Этил спирты җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштылар, башка мәсьәләләр каралды.
Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып тора.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүматның булуы турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.
Семинар, коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне исәпкә алып үткәрелде, хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.