Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә Яшел Үзән районында яшәүче кешенең үзе җитештергән спиртлы продукция (көмешкә) сатуы турында мәгълүмат алынды.
Оператив-эзләү чаралары барышында элек хөкем ителмәгән граждан төрле тәм төсмерләрендәге (карлыган, лайм, кедр, миндаль һ.б.) спиртлы продукцияне законсыз рәвештә җитештергән һәм саткан. Продукцияне сату өчен ул «WhatsApp» мессенджерындагы төркемне кулланган, аңа республиканың 44 кешесе кергән.
28 литр продукция сатканда гражданин тоткарлана. Вакыйга урынын карау барышында өстәмә рәвештә 20,5 л. суррогат алынды. Барлыгы 48,5 литр продукция, шулай ук 7000 сум күләмендә акча хуҗасыннан алынды.
2020 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре әлеге затка карата спиртлы продукцияне законсыз сату факты буенча эш кузгатты. Алынган продукциягә экспертиза билгеләнде, аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.