198,66 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 47 комплексында урнашкан сәүдә объектында физик зат тарафыннан алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату фактын ачыклады. 198,66 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.17.1 ст. 1 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International