Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Пакетлы шәрабка санаулы көннәр калды
2013 елның 12 марты, сишәмбе
РАР сайтында хәбәр ителгәнчә, февраль ахырларында Кубаньда очсызлы шәраб җитештерүче өч зур предприятие: “Славянский” РПК, “Долина” ҖЧҖ һәм “Северский” ППК лицензияләренең гамәлдә булуы туктатылган. Тагын бер шәраб заводы – “Красноармейский” РПК – бөлгенлек процедурасы башлану сәбәпле инде узган елның ноябрендә үк эшен туктаткан. “Росстат” мәгълүматларына караганда, 2012 елда әлеге дүрт предприятие барлыгы 7,34 миллион дал шәраб җитештергән (Россиядә күбекләнми торган шәраб җитештерү күләменең 20,01 процентын тәшкил иткән).
РАР матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта предприятиеләрнең производство лицензияләрен юкка чыгару таләбе белән судка мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерләнелә. Әлеге заводларның продукция үрнәкләрен тикшерү нәтиҗәләре әнә шундый катгый чаралар күрүгә сәбәп булды, дип белдерә федераль хезмәт. Тикшерүләр нәтиҗәсендә “Северский” ППК продукциясе үрнәкләренең 100 процентында, “Долина” ҖЧҖ үрнәкләренең 83 процентында һәм “Славянский” РПК үрнәкләренең 74 процентында продукция сыйфатын тупас бозулар ачыкланган. Болар – шәрабка су кушу, ГОСТ буенча файдаланырга ярамаган агулы микрокушылмалар һәм ароматизаторлар өстәү.
Краснодар краеннан дүрт зур җитештерүченең базардан китүе сыйфатлы, затлы шәрабны үз итүчеләр өчен коточкыч югалтуга әйләнмәс анысы. Әлеге компанияләрнең сайтларындагы мәгълүматларга караганда, аларның ассортиментын ваклап сатуда чама белән 80 сум торган бер литрлы пакетлардагы очсызлы шәраб тәшкил иткән.
Россия Виноград игүчеләр һәм шәраб ясаучылар берлеге президенты
Леонид Попович
фикеренчә
, шәраб ясаучыларның намуслылары регуляторның мондый катгый гамәлләрен хупларга гына мөмкин.
“Бу предприятиеләр чыннан да начар продукция җитештергәндә тотылды. Аларның продукциясен шәраб дип атавы дә кыен”,
– дип белдергән Попович әфәнде РБК daily хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, Попович әфәнде РАРның шик тудырырлык дәрәҗәдә очсызлы шәраб җитештерүче барлык зур предприятиеләрдә тикшерүләр уздыруын көтә. “
Җәза чаралары әлегә Краснодар крае предприятиеләренә генә кагыла, – дип билгеләп үткән СВВР президенты. – Тикшерүләрнең бер төбәк белән генә чикләнмәячәгенә өметләнәм – фәкать шул очракта гына дәүләтнең гадел якын килүе турында сүз куертып булачак.
РАР матбугат хезмәтеннән РБК daily чыганагына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Россиянең башка төбәкләрендә дә кайбер предприятиеләргә шундый тикшерүләр алып барыла.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, 2012 елда Россиядә Адыгеянең “Виктория” ТД предприятиесе күбекләнми торган шәраблар буенча иң зур җитештерүчегә (3,05 миллион дал) әйләнгән. Икенче урында – Минеральные Воды виноград шәрабы заводы (Ставрополь крае) – 2,5 миллион дал. 2012 елда иң эре шәраб җитештерүчеләр унлыгына пакетлардагы эконом-класс продукциясе буенча махсуслашкан сигез завод кергән.
ЦИФРРА тармак агентлыгы директоры
Вадим Дробиз
фикеренә караганда, Россиядә җитештерелгән пакеттагы очсызлы шәрабны базарда быелдан ары күреп булмаячак. “РАРның моның белән генә тукталып калмаячагына: бел литры 80 сум торган очсызлы шәраб җитештерүче башкаларны да тикшерәчәгенә шикләнмим, – дигән РБК daily хәбәрчесенә Дробиз әфәнде. – Нәтиҗәдә әлеге категория бөтенләй юкка чыгачак, чөнки ГОСТ таләпләрен үтәү нигезендә мондый очсызлы шәрабны җитештереп булмый.”
http://alcoonline.ru/news/28905/15/s-rynka-uhodit-vino-v-paketah/d,sample_news
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
«Арзан» сәүдә үзәгендә ике ведомство белгечләре чара уздырды
Яр Чаллыдагы «Арзан» сәүдә үзәге эшмәкәрләре Яр Чаллы территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре белән очрашты. Даими очрашуда кулланучылар базарының актуаль мәсьәләләре, шул исәптән товарларны «Гадел билге» системасында маркировкалау, маркировкаланмаган товарларны исәптән чыгару кагыйдәләре һәм 2026 елдан маркировкада булачак үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Кулланучыга җиһаз әзерләүгә шартнамә төзү тәртибен аңлаттылар
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе җиһаз әзерләүгә шартнамә төзү турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Ир-ат шәхси эшмәкәр белән шәхси эскиз буенча кухня гарнитурын әзерләүгә килешү төзергә ниятләгән, ләкин башкаручының типовой килешүендә сату-алу килешүе күрсәтелгән.
27
март, 2026 ел
Баулыда алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча идарәсеннән тикшерү материалы килде. «Д» кибетендә шәхси эшмәкәр закон тарафыннан тыелган вакытта законсыз рәвештә 2 шешә алкоголь саткан һәм «гадел билге»системасына сату турында хәбәр итмәгән. Алкоголь әйләнешенең хокукый нигезләре 171-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән. Бозган өчен РФ КоАПның 14.16 маддәсе 3 өлеше (ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен) һәм 15.12.1 маддәсе (мониторинг системасына белешмәләр кертмәгән өчен) каралган.
25
март, 2026 ел
Max: дәүләт хезмәтләренә һәм штрафларга тиз керү
Хәзер дәүләт хезмәтләре күрсәтү барышы турында хәбәрнамәләр турыдан-туры Max мессенджерына килә. Дәүләт хезмәтләрендә гариза статусын белү тагын да җиңеләйде: хәбәрләр шәхси кабинетка гына түгел, ә Max дагы рәсми дәүләт хезмәтләре ботына да килә (ул зәңгәр галочка белән билгеләнгән).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз