2020 елның 11 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Качелино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина тарафыннан үткәрелде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Белгечләр катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр, конкрет мисаллар нигезендә аңлату үткәрделәр. Төп сораулар торак-коммуналь хезмәтләр, кулланучылар кредиты, сәүдә кагыйдәләренә, тиешле сыйфатта товарны алыштыру, кире кайтару, сатучының товар һәм сатучы турында мәгълүмат, гражданнарның гариза биргән таләпләрен канәгатьләндерү срокларына һ. б. кагылышлы иде.
Мондый чараларның нәтиҗәлелеге дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык кызыксынган органнары һәм гомумән гражданлык җәмгыятенең көчләрен берләштерүгә бәйле. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты эшләве турында искәрттеләр, анда претензия үрнәкләрен һәм бик күп башка файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга була. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр дә кузгатылды кузгатылды.