Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның киң даирәсе фикерен өйрәнү максатыннан чыгып, Европа сыйфат атнасы кысаларында, Чистай халкы арасында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча анкета үткәрде.
Сораштыруда төрле яшьтәге: 18 яшьтән 40 яшькә кадәр, 40тан 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнашты. Респондентларның 67% ы быел Европа сыйфат атналыгының «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» дигән девиз астында узуын белгән.
Респондентларның күбесе беренче урындг: «продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен клиентлар һәм кулланучыларның фикерен исәпкә алырга кирәк» дигән фикердә. Икенче урында ике принцип: «компания түгел, ә нәкъ менә кулланучы сыйфатның нәрсә икәнен билгели», һәм «клиентларга товарларның сыйфат күрсәткечләре һәм куллану характеристикалары турында мәгълүмат бирергә кирәк». Өченче урында: «продукциянең сыйфаты кулланучылар күзлегеннән чыгып бәяләнә».
Респондентларның күбесе электр, газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре сыйфатыннан канәгать булмауларын белдерде. Респондентлар азрак дәрәҗәдә Интернет, җылылык белән тәэмин итү һәм телефон хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать икәнлеген хәбәр итте.
Сораштыру барышында респондентларның 89% ы товарның тиешле сыйфатта булмавы белән таныш. Шул ук вакытта сыйфат белән бәйле проблемалар ешрак көнкүреш техникасы, азык-төлек, кием-салым һәм аяк киеме сатып алуга бәйле.
Күп кенә респондентларның билгеле бер кибеттән канәгать булу дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән товарларның сыйфаты һәм ассортименты, шулай ук бәяләр дәрәҗәсе йогынты ясый дип белдерде. Кулланучыларның канәгать булуына кибетнең урнашу урыны, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм тизлеге, эш режимы кебек факторлар йогынты ясый.
Сораштыру барышында Чистай халкы «Магнит», «Пятерочка» һәм «Агат» кибетләрендә ешрак сатып алуларын билгеләп үтте, чөнки бу кибетләрдә товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә, ә аларның сыйфаты бәягә туры килә.