Европа сыйфат атнасы кысаларында «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе.
Дегустация узган кибет шәһәрнең үзәк өлешендә бик җанлы урында урнашкан. Шәһәр халкы әлеге кибеткә бик теләп килә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның киң ассортименты, хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт күрсәтү культурасы канәгатьләндерерлек. Дегустациягә җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде: «Солнечный» батоны, «Кама» агросәнәгать комплексы ҖЧҖ җитештергән «Сосновоборская докторская» казылыгы, «Азбука сыра» ҖЧҖ филиалының «Маасдам» сыры. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция буенча үз теләкләрен җиткерә алдылар. Продукцияне тәмләп караганнан соң, аны кибеттән сатып алу мөмкинлеге бар иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар: буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләште.