Алексеевск районында яшәүчеләр өчен КФҮтә консультация өстәле оештырылды

2020 елның 13 ноябре, җомга

Сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә 12 ноябрь көнне Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Гражданнарны кабул итү кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның белемен арттыру, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан оештырылды. Мөрәҗәгать иткән һәр кулланучы азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә өлкәсендә, шул исәптән товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алды. Чөнки кулланучылар базарының аерым товарларының сыйфаты һәм гомумән тормыш сыйфаты - игътибарны җәлеп итәргә кирәк булган мөһим социаль мәсьәләләр. Товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең составы һәм характеристикасы турында кулланучыларга даими мәгълүмат бирү куллану культурасын үстерергә ярдәм итә һәм кибеттә һәр конкрет сатып алучы өчен кулай карар табып, аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеге тудыра.

Чара барышында белешмәлекләр, претензияләр һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре белән танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International